Акция «Татарча диктант»

Үзәк китапханәдә “Татарча диктант 2023” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. “Татарча диктант”ның максаты  – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту. Акциядә китапханә хезмәткәрләре, Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, китап укырга яратучылар бик теләп катнашты.

Сотрудники Центральной библиотеки,  детской школы искусств им. Ф. Ахмадиева, читатели библиотеки приняли участие  во Всемирной акции проверки знаний «Татарча диктант 2023», который проходил на базе Центральной библиотеки. Акция «Татарча диктант» направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владения литературным татарским языком, самопроверку орфографических и грамматических ошибок.